ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау табиблык амбулаториясен бәяләде

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендәге ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсенә эш сәфәре кылды. Карамалы Тау бистәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча табиб амбулаториясе төзелде. Финанслау күләме - 34,8 млн. сум. Делегация яңа медицина учреждениесен бәяләде.

Барлык эшләр дә төгәлләнгән диярлек, тиздән амбулатория ачу планлаштырыла. Яңа Сәламәтлек саклау объекты барлык заманча стандартларга һәм санитар нормаларга туры килә. Биредә барлык кирәкле бүлмәләр каралган, медицина җиһазлары урнаштырылган.

Яшел Үзән РҮХнең Карамалы Тау табиблык амбулаториясе 18 торак пунктта яшәүче 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International