Лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында мәгълүмат

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен лицензияләр рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә.

Лицензияне яңадан рәсмиләштерү өчен лицензиат, аның хокукый дәвамчысы яки Федераль законда каралган башка зат түбәндәгеләрне тапшыра: лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында гариза; гамәлдәге лицензиянең оригиналы; лицензияне яңадан рәсмиләштерү өчен нигез булган юридик фактларның килеп чыгуын раслаучы документ күчермәсе. Лицензияне яңадан рәсмиләштерү яисә аны яңадан рәсмиләштерүдән баш тарту турындагы карар лицензияләүче орган тарафыннан һәр конкрет очракта законнарда билгеләнгән срокта кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат Казан шәһәрендә урнашкан медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегендә, Бутлеров ур., 16 йорт. Эш режимы: дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр җомга-9.00 дан 16.45 кә кадәр төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International