Татарстан Республикасының атказанган табибы Вәгыйз Фазылҗанов вафат булды

2021 елның 10 декабре, җомга

66 яшендә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-онкологы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗановның гомере өзелде.

Татарстан Республикасының атказанган табибы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗанов 35 ел гомерен медицинага багышлаган. Шуларның 12 елында ул Түбән Кама РҮХнең баш табибы булган.

Соңгы елларда Вәгыйз Фазылҗанов онкология бүлегендә эшләгән. Хезмәттәшләре Вәгыйз Рәис улы турында үз эшенең остасы, ярдәмчел һәм бик игелекле кеше буларак бәяли. Вәгыйз Фазылҗанов ак халаттан башка бер көн дә яши алмый иде, ул үз эшен ярата иде, чын хезмәт иясе иде.

“Искиткеч кеше иде, аның белән эшләү җиңел булды. Ул Ходайдан онколог иде. Хәтта баш табиб вазифасын биләгәндә дә операцияләр ясаудан туктамады. Ул кешеләргә авыр чирләрне җиңәргә ярдәм итте”, - дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре.

Югары класслы профессионал һәм искиткеч кеше, аның турында  хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТКҮРКПҮ коллективы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗановның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Табибны иртәгә (11 декабрь) 11.00 сәгатьтә Арча районының Шушмабаш авылында җирлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International