Эшчәнлекнең аерым төрләренә лицензияләр бирү статистикасы

2021 елның 10 декабре, җомга

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсенә 36 гариза керде. Шуларның 20се - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру, 15е-фармацевтика эшчәнлеге буенча гариза иде.

Рөхсәт документын 33 оешмага бирергә карар ителде. Медицина хезмәтләре күрсәтүгә 5 лицензия бирелгән, 13е яңадан рәсмиләштерелгән,  14 даруханәгә эшләргә рөхсәт ителгән. 1 лицензия наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга бирелде.

Медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлеге420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бутлеров ур., 16 йорт адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-65-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International