2022 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча интернет-тавыш бирү тәмамланды

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

5 900 татарстанлы 2022 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Татарстанлылар иң күп тавышны "Башлангыч стадияләрдә яман шешләрнең ачыклануын арттыру" варианты өчен бирде. Икенче урында: «Йөрәк-кан тамырлары патологиясе белән авыруларны кисәтү һәм кан әйләнеше органнары авыруларыннан халыкның үлем-китем санын киметү максаты белән балаларны диспансер күзәтүе белән колачлауны арттыруны тәэмин итәргә».
Тавыш бирү нәтиҗәләре ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында җентекләп каралачак, ул 2022 елга Министрлыкның 5-7 өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләячәк. Утырыш 2021 елның 17 декабрендә 14 сәгатьтә була.

Иҗтимагый совет утырышында видеоконференцэлемтә аша республика гражданнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International