Саклаубаш участок хастаханәсендә капиталь ремонт бара. 1991 елда төзелгән ике катлы кирпеч бина БТИ паспорты нигезендә 41 процентка тузган. Медучреждениене яңарту сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарыла.
Хәзерге вакытта сырхауханәдә һәм стационарда идәннәр, тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылган, түшәм яңартылган, стеналар буялган, кайбер кабинетларда диварларны плитка белән тышлаганнар. Җылыту, вентиляция, электр белән тәэмин итү системалары капиталь ремонтланды. Дарулар саклау өчен яңа суыткычлар, кирәкле медицина җиһазлары сатып алынды.
Саклаубаш участок хастаханәсе поликлиникасы сменага 30 кешегә исәпләнгән. Бинаның икенче катын тәүлек буе гомуми профильле 7 койкага исәпләнгән стационар били. Саклаубаш участок хастаханәсе якын-тирәдәге 9 авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Табиб участогы халкы саны-1482 кеше.
Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021 елда 27 объект: 20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиб амбулаториясе капиталь ремонтланды. Программа ел башыннан бирле тормышка ашырыла.