Әлмәттә COVID-19га каршы вакцинация үткәрә торган күчмә бригадалар актив эшли. Бүген прививканы 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Фазлыйәхмәтова Гәүһәр Сафин кызы ясатты. Өйдә вакцинацияне Әлмәт РҮХнең медицина хезмәткәрләре уздырды. Табиблар билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар үзләрен ничек сакларга кирәклеген барыннан да яхшырак аңлый.