Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның медицина учреждениеләренә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен автомобильләр тапшырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Казанның медицина учреждениеләрен автомобиль транспорты белән тәэмин итүгә шәһәрнең баш табибларының һөнәри берләшмәсе җитәкчесе Таиса Черновага сертификат тапшырды.
"Без әлеге транспорт халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк, күбрәк оперативлык, күбрәк хәрәкәт итү мөмкинлеге бирәчәк, дип саныйбыз. Һәм, әлбәттә инде, безнең сәламәтлек саклау һәрвакыт өстенлекле булып кала", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген машиналарны Казанның 23 сәламәтлек саклау учреждениесе алды. Белгечләргә газ баллонлы 37 Lada Largus автомобиле ярдәмгә киләчәк. «Бәләкәч президент программасы» буенча тагын ике Газель Некст машинасы Казанның 4 нче балалар сырхауханәсенә һәм 7 нче балалар шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. Әлеге программаның максаты – өч яшькә кадәрге балаларны бушлай сөт ризыгы белән тәэмин итү.