2021 елның 19 декабрендә КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге базасында икенче түләүсез «Шикәрле диабетны профилактикалау һәм сәламәтлек мәктәбе» узачак. Чара кысаларында докладлар белән бу өлкәдә әйдәүче табиб-экспертлар чыгыш ясаячак.
Әминева Эльвира Галимҗан кызы - табиб-эндокринолог, диетолог. Темасы: «2 тибындагы диабетта һәм артык авырлыкта туклануның төп принциплары".
Шикәр диабетының периферик нервларга йогынтысы турында югары категорияле табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Рогожин Александр Александрович сөйләячәк.
Фильмкин Руслан Вячеславович-табиб-анестезиолог-реаниматолог - трансфузиолог «Экстракорпораль гемокоррекция (плазмаферез). Шикәр диабеты вакытында кан һәм плазма фильтрациясе » темасына доклад тәкъдим итәчәк.
"Сәламәтлек мәктәпләре" КФУ милли-мәдәни үзәге базасында шушы чирдән җәфа чигүче пациентлар, шулай ук профилактика чаралары турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен үткәрелә.
Катнашу формасы бушлай, алдан язылу өчен +7 (967) 461 03 60 телефоны буенча кирәк
Урыннар саны чикләнгән.
Үткәрү вакыты һәм урыны: 2021 елның 19 декабрендә 10: 00 сәгатьтә, Волков урамы, 18 йорт, 2 Блок, конференц-зал 109.