Рамил Муллин Түбән Кама шәһәренең Балалар шәһәр хастаханәсенең ремонт эшләре белән танышты

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Балалар шәһәр хастаханәсендә  ремонт барышы белән танышты. Бу педиатрия стационарының 35 ел эшләү дәверендә беренче капиталь ремонт. 12990 м2 мәйданлы алты катлы бинада операция блогы, реанимация блогы, ике хирургия, педиатрия, пульмонология, физиотерапия бүлекләре, шулай ук кабул итү бүлмәсе һәм травматология пункты урнашкан.

ПҮ белән БШХ стационарына капиталь ремонт ясауның беренче этабы тәмамланды. Әмма әле барлык планнарны тормышка ашыру өчен 450 млн.сумнан артык акча кирәк. Ремонт эшләрен тәмамлау 2022 елның көзендә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International