Кама балалар медицина үзәгенең балалар хирурглары кечкенә пациентның ашказаныннан 40 магнит-шар чыгарды. Пациентка эндоскопик операция ясалды. Үткәрелгән дәвалаудан соң бала канәгатьләнерлек хәлдә өенә озатылды.
Бу инде бала магнит шарчыкларын йоткан КБМҮдә теркәлгән икенче очрак. Шулай ук КБМҮнең хирурглары 13 магнит шарын йоткан кызны коткарган иде. Ул очракта магнитлар ашказаны-эчәк тракты буйлап уза, бер-берсенә тартылып, эчәклек тирәсендәге чылбыр хасил булган."Эчәклек тукымаларына басым булып, эчәктә тишекләр хасил була ала, ә эчәклек эчендәге матдәләр корсакның эчке органнары арасындагы куышлыкка чыгарга мөмкин. Бу, үз чиратында, перитонитка, ягъни җитди ялкынсыну процессына китерә. Вакытында мөрәҗәгать ителмәсә, баланы югалтырга мөмкин. Шуңа күрә тиз арада дәвалау өчен стационарга килү бик мөһим",-дип билгеләде КБМҮнең Балалар хастаханәсенең табиб-хирургы Дамир Хуҗин.
Табиблар кечкенә балаларның әти-әниләрен игътибарлы булырга һәм аларны караучысыз калдырмаска өнди.
«Вак детальләрдән торган уенчыклар алмагыз. Төймәләр, энәләр, ярмалар, тәңкәләр, батарейкаларны күз уңыннан алыгыз», - дип мөрәҗәгать итте ата-аналарга КБМҮнең балалар табибы-хирургы.
КБМҮ