КБМҮдә ковидтан вакцинацияләнгән Чаллы кызы исән-имин бала тапты

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Чаллыда яшәүче йөклелек вакытында прививка ясаткан Ирина Холгова  КБМҮнең Перинаталь үзәгендә исән-имин бала тапкан. Хәзер малайга 4 айга якын. Ул 3-нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә күзәтелә. Бала үсеше яшенә туры килә.

Дүртенче тәүлеккә үк сабый һәм әнисе өйләренә озатылды. Бу Холговлар гаиләсендә өченче бала.
Күп балалы әни үзе белгечлеге буенча врач-невролог һәм вакцинация турында карарны аңлы рәвештә кабул итте.

- Мин йөклелек вакытында коронавирус белән авырдым. Өстәвенә, кичерелгән чирдән соң антитәнчекләр авырудан саклану өчен җитәрлек түгел иде. Шуңа күрә Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатын-кызларның covid-19дан вакцинациясен хуплагач, мин шунда ук вакциналаштырдым, - дип сөйләде Ирина.

Чаллы кызы «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясаткан, аның беренче компонентын 32 атна, ә икенчесен 35 атнада алган. Иринаны КБМҮнең хатын-кызлар консультациясе табиблары күзәткән. Медиклар сүзләренә караганда, йөклелек вакытында табиблар вакцинаның тискәре йогынтысын ачыкламаган.

ТР ССМ РКХнең акушерлык һәм гинекология буенча баш белгече, юнәлеш шефы, Росздравнадзор федераль эксперты, м.ф. д., профессор Албир Алмазович Хәсәнов вакцинациянең йөклелекнең 20 атнасыннан башлап киңәш ителүен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International