Клиниканы медицина белеме булган кеше җитәкләргә тиеш, дип саныйлар күпчелек табиблар

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Медицина клиникасының башында медицина белеме булган кеше торырга тиеш. «Медвестник» порталында табиблар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый.

Сораштырылучыларның 80 проценты диярлек мондый фикерне хуплады. Тикшеренүдә катнашучыларның 12,9 % ы җитәкче вазифасында профессиональ идарәче булырга тиеш дип саный. Респондентларның 5 проценты җитәкченең белеме мөһим түгел, дип саный.

Мәсьәлә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының  медицина учреждениесе җитәкчесенең белеме турындагы пунктны лицензияләү турында нигезләмәгә кире кайтару тәкъдименнән соң актуальләште. Медицина эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәгә төзәтмәләр проекты сентябрьдә үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International