БРКХ травматологлары деформацияне Татарстанда эшләнгән уникаль титан пластиналары ярдәмендә төзәттеләр. Бүрәнкеле күкрәк читлеге булган пациентка патологияне коррекцияләү буенча катлаулы операция ясалды. Әлеге технологияне кулланып Татарстанда 150дән артык балага уңышлы операция ясалды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пластиналар дә, оператив тыкшынуны башкару методы да Татарстан балалар травматологлары тарафыннан эшләнгән. Пластиналарны Татарстанда да җитештерәләр - "Имплант"ФҖП" компаниясе. Җитештерүче билгеләп үткәнчә, пластиналар төрле конфигурациядә булырга мөмкин. Алар имплантация өчен рөхсәт ителгән титан сплавыннан әзерләнәләр.
- Оператив тыкшыну вакытында пластиналар ярдәмендә каркас формалаша. Бала эндокорректор белән 8дән алып 12 айга кадәр яши, аннан соң без аны алабыз, - дип аңлата ТР ССМ штаттан тыш баш балалар табиб-травматолог-ортопеды Петр Андреев.
Табиблар күкрәк читлеген бүрәнкеле деформацияләгән вакытта оператив дәвалау кирәк, дип билгеләп үтә: беренчедән, үсеп килүче организмның функциональ бозылулары, икенчедән, бу җитди косметик дефект.
- Иң мөһиме, бу алым пациент өчен аз травматик, - дип билгеләп үтә БРКХ травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов. - Операциядән соң бала 3нче көнгә мөстәкыйль йөри ала, ә 6 – нчы көнгә өенә кайта.