Түбән Кама районының Кама ФАПы төзелеп бетте һәм җиһазландырылды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районында Кама ФАПын төзү тәмамланды. Кама Аланы район хастаханәсенә караган фельдшер-акушерлык пунктында Кама һәм Беренче Май бистәләрендә, Оша һәм Самоновка авылларында яшәүче 200 дән артык кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Җирле халык планлы һәм кичектергесез медицина ярдәме ала, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация уза, вакцинация ала алачак.

Заманча медпункт барлыкка килү сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру аркасында мөмкин булды. Бина типлаштырылган, модульле. Анда кирәкле санда кабинетлар, бүлмәләр каралган. Эчке эшләр тәмамланган,  җиһазлар кайтарылган, тирә-юнь төзекләндерелгән. Тиешле инстанцияләрдән рөхсәт документларын алганнан соң, ФАП ачылачак һәм анда яшәүчеләрне кабул итү башланачак.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан гамәлгә ашырыла торган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстанда 12 объект төзелде: 3 поликлиника, 2 табиблык амбулаториясе һәм 7 фельдшер-акушерлык пункты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International