Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 2021 елда 223,4 млн сумлык 16 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган.
Компьютер томографы Актаныш, Балтач һәм Алексеевск РҮХ сырхауханәләрендә куелган. Буа РҮХдә магнит-резонанс томографиясе кабинеты җиһазландырылган. Яңа маммографлар Зәй, Тукай һәм Түбән Кама хастаханәләренә сатып алынган. Түбән Кама һәм Яңа Чишмә район хастаханәләрендә флюорографлар алыштырылган. Ультратавыш тикшеренүләрен үткәрү өчен берничә аппарат сатып алынган.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы дәвам итәчәк, Татарстанда 2021-2025 ел дәвамында 4 238 берәмлек медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла.
Регионга шулай ук федераль казнадан бүлеп бирелгән акчага быел Лада Ларгус базасында 370 «Медицина хезмәте» автомобиле һәм 43 "Форд Транзит" микроавтобусы сатып алынган һәм медицина учреждениеләренә җибәрелгән.