БРКХ табиблары 14 яшьлек пациентка йотарга комачаулаучы бугаз өсте кимерчәге кистаны ала алды

2021 елның 17 декабре, җомга

БРКХ табиблары командасы, трахеостом салуга мөрәҗәгать итмичә, Апастан килгән 14 яшьлек малайга бугаз өсте кимерчәге кистаны ала алдылар. Пациент 09.12.21 г. лорга мөрәҗәгать итә, әнисе сүзләренә караганда, малайда 5 ай дәвамында тавыш үзгәрүе күзәтелә, алар бу яшькә бәйле үзәрешләр дип уйлый. Тик малайга йотканда нәрсәдер комачаулый башлый, район табибы малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә юллый.

Лор пдода тамакны караганда табиб тел артында кистасыман куышлыкны күрә, малай ашыгыч рәвештә хастаханәгә салына, чөнки бу куышлык бугазны каплый иде, һәм теләсә кайсы вакытта асфиксиягә китерергә мөмкин иде.

Бүлектә малай фиброриноларингоскопия үткәелә, кистасыман куышлык аркасында бугазны карау мөмкин түгел иде, алдан диагноз - бугаз өсте кимерчәге кистасы. Ркт үткәрелә.

Балага уңышлы операция ясала,  микроскоп контроле астында киста эндоларингеаль рәвештә алына,  трахеостом салу таләп ителмәде. Малай өйгә кайтыра әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International