Акция Алабуга РҮХ сырхауханәсендә "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы белгечләре катнашуында узды. Бу көнне Алабуганың җитмеш өч кешесе кан тапшырды.
Һәр өч секунд саен дөньяда кемдер сәламәт канга мохтаҗ. Бер донор өч гомерне коткара ала.
Алабуга РҮХ сырхауханәсендә киләсе чараны 2022 елның февралендә үткәрү планлаштырыла.