Бу елның февраленнән Яр Чаллының Сугыш ветераннары госпитале медиклары коронавирус инфекциясенә каршы 21 788 прививка ясады.⠀
Бу беркетелгән халыкның 86% тәшкил итә, поликлиникага 25 500 кеше беркетелгән. Икенче компонентны 18690 кеше алган инде.
Ә иң мөһиме, вакцинацияләүнең уңай нәтиҗәсен күзәтелә: авырулар саны кими. Хәзерге вакытта коронавирус йогышы яки пневмония диагнозы белән амбулатор һәм стационар дәвалануны 164 кеше ала, бу хезмәт күрсәтелә торган халыкның 1% тан да кимрәк тәшкил итә.