"Виртуаль консилиум" проекты Бөтенроссия конкурсында җиңде

2021 елның 17 декабре, җомга

РФ Стратегик инициативалар агентлыгының сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алу буенча Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан ковид госпильләрдә гамәлгә куелган һәм уңышлы гына эшли торган «Виртуаль консилиум» проекты бу бәйгедә җиңүчеләрнең берсе булды.

Конкурска Россиянең 70 регионыннан барлыгы 300 гариза тәкъдим ителгән иде, 21 проект финалга чыкты. Сәламәтлек саклау белән идарә итү югары мәктәбе ректоры Гүзәл Улумбекова җитәкчелегендәге жюри өч номинациядә иң яхшы 13 практиканы сайлап алды: «беренчел медик-санитар ярдәм», «стационар медицина ярдәме» һәм «югары технологияле медицина ярдәме». Татарстан проекты "стационар медицина ярдәме " номинациясендә II урынны алды.

"Covid-19 виртуаль консилиумы" –  консилиумнар барышында коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалау тактикасы билгеләнә торган платформа һәм кирәк булганда аңа генно-инженер биологик терапия препаратлары билгеләнә.

ИТ-платформа «МедМаркет» компаниясе – «Иннополис» МИЗ резиденты тарафыннан эшләнгән. 2021 елның октябрь һәм ноябрь айларында платформада 4,5 меңнән артык консультация үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International