Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы киләсе 2022 елга сәламәтлек саклау өчен максатлар һәм бурычлар исемлеген билгеләде. Утырыш бүген Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Элегрәк тавыш бирү ярдәмендә татарстанлылар киләсе елга тармак өчен 20 максат һәм бурычны әһәмиятлелеге буенча билгеләгәннәр иде. Онлайн-сораштыруда республиканың 6 меңгә якын кешесе катнашты.
Иҗтимагый совет утырышында шулай ук видеоконференцэлемтә аша республика халкы катнашты.