Эшчәнлекнең аерым төрләренә лицензияләр бирү статистикасы

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсе тарафыннан 29 гариза кабул ителде. Аларның 17се - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру, 11е-фармацевтика эшчәнлеге, 1 се-наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше буенча эшчәнлекне яңадан рәсмиләштерү өчен гариза.

Медицина өлкәсендә эшләүгә 4 лицензия бирелгән, 10 гариза төрле сәбәпләр аркасында яңадан рәсмиләштерелгән. ЕГРЮЛдан килгән мәгълүматларга караганда, медицина эшчәнлегенә 84 лицензия туктатылган.

Медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлеге: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бутлеров ур., 16 йорт адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-65-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International