ТКҮРКПХ коллективы өчен "Кыш бабай бул" акциясендә катнашу күптән инде традициягә әйләнде. Табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркалар, техник персонал, административ корпус хезмәткәрләре берләшеп, авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уенчыклар, өстәл уеннары, иҗат җыелмалары, тәм-томнар сатып алды. Бүләкләрне ТКҮРКПХнең баш табибы Марс Мостафин, медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Флюза Әхтәмова һәм табиб-невролог Ольга Емельянова тапшырды.
"Бу акциядә без ел саен катнашабыз, чөнки Яңа ел - безнең өйләргә әкият алып килә торган бәйрәм. Без балаларның шатлык, кайгыртучанлык һәм наз тоеп яшәүләрен телибез. Яңа ел алдыннан ниятләнгән теләкләрнең чынга ашачагын да белсеннәр иде. Барыгызга да бәхетле, сәламәт, имин булыгыз. Киләсе елда һәрберебезнең барлык хыяллары тормышка ашсын", - дип тәбрикләде М.Мостафин.