Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме турында мәгълүмат

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме 19 декабрьдә 510 чакыруга хезмәт күрсәтте. Шуларның 49ы-балаларга булды. Кискен респиратор вируслы йогыш билгеләре белән шәһәрнең медучреждениеләренә 6 бала салынды.

«Балалар риск төркеменә керә, чөнки респиратор вирус инфекцияләренең ешлыгы өлкәннәрнең авыруыннан 10 тапкыр артып китә, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында бу күрсәткеч 16 тапкыр арта. Авыруның авырлыгын, үсеш куркынычын яки өзлегүләр булуын, кирәкле терапия күләмен табиб кына бәяли ала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - диде  Яр Чаллы шәһ буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгече Фәрхетдинова Светлана Эриковна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International