Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тармак хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләде

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тапшырды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы, югары шәхси казанышлары һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүе өчен ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына ия булды. Бүләкләнүчеләр исемлеге сылтама буенча.

Тулырак мәгълүмат «Фоторепортаж» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International