Коронавирус йогышы белән авырган йөкле хатын-кызлар Яр Чаллының 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә реабилитацияне уза ала. 24 пациент тернәкләнүне үтте. Булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итүче программа амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә гамәлгә ашырыла, биредә мультидисциплинар реабилитация бригадасы: табиб-реабилитолог, терапевт, медицина психологы, массажистлар, дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар эшли. Табиблар пациентның сәламәтлек торышына һәм аңа каршы билгеләр булуга бәйле рәвештә, индивидуаль тернәкләндерү программасын сайлап ала. Программа сулыш гимнастикасын, бассейндагы дәресләрне, массажны, тренажерларда дәресләрне үз эченә ала.
7нче поликлиникага вируслы пневмония белән авыручы йөкле хатын-кызлар стационар яки амбулатор дәваланудан соң 14 көн узгач тернәкләнү өчен юллама ала ала. Реабилитация алдыннан яшәү урыны буенча сырхауханәгә терапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле тикшерү узарга кирәк.