Түбән Каманың баш эпидемиологы COVID-19дан кабат прививка ясады

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

COVID-19дан кабат прививканы Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева ясады. Түбән Каманың баш эпидемиологы беренче тапкыр апрель башында ук ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясаткан. Һәм инде 8 айдан соң табиб шул ук вакцина белән кабат прививка ясарга булган.

"Мин антитәнчекләрнең дәрәҗәсен тикшерергә булдым һәм аларның сизелерлек кимүе ачыкланды. Шунда ук бу процедураны кабат узарга, иртәгесе көнгә ышанычлы булу  өчен карар кабул иттем", - диде Е.Пискарева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International