Биектау тимер юл бистәсендә яңа сырхауханә ачылды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Бүген Биектау тимер юл станциясе бистәсендә поликлиника ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, «Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Рамил Зыятдинов катнашты.

Яңа медицина учреждениесе төзелеше 2021 елның апрелендә башланган. Бу 2723 кв.м мәйданлы өч катлы бина, биредә терапия, хирургия һәм стоматология блоклары, шулай ук хатын-кызлар консультациясе һәм нур һәм эндоскопик диагностика бүлеге урнашкан. Сырхауханә төзелешенә 334, 4 млн. сум тотылган. Биектау поликлиникасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.

Югары  квалификацияле медицина-санитария ярдәме ала алачак учреждениегә КТ, рентгенаппаратлар, маммограф, УЗИ, стоматология җиһазлары кайтарылган. 17 транспорт берәмлеге беркетелгән. Поликлиниканың куәте-сменага 250 кеше. Медицина учреждениесе 124 торак пункттан 52 683 кешене кабул итәчәк. Медицина ярдәмен 61 табиб һәм 68 урта медперсонал күрсәтә.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстан Республикасында 2021 елда 3 поликлиника төзелде. Бу-Биектау РҮХ сырхауханәсе, Яшел Үзән РҮХнең балалар сырхауханәсе һәм Минзәлә РҮХнең балалар сырхауханәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International