Чирмешән районында Кармыш ФАПы ачылды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Кармыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул «халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында региональ бюджет акчаларына төзелгән.

Яңа ФАП заманча медицина җиһазлары, кайнар һәм салкын су, канализация, интернет һәм видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителгән.

Кармыш авылы халкы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка, Чирмешән муниципаль районы администрациясенә, подрядчы оешмаларга һәм «Чирмешән РҮХ» ДАССУ баш табибына рәхмәт белдерә.

Шуны да искәртик: быел Татарстан Республикасында халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча 42 ФАП төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International