Түбән Кама балалар хастаханәсе сыйфат билгесе белән билгеләнде

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе «Лапароскопик варикоцэлектомия» хезмәте өчен «Лучшее – детям» («Балаларга - иң яхшысы») сыйфат билгесенә лаек булды. Коллектив эшен эксперт советы әгъзалары балаларга медицина ярдәме күрсәткән өчен югары бәяләде. Перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсе хирурглары ел саен аз инвазив хирургия методикалары буенча 300дән артык операция үткәрә. Түбән Кама хирургларының кулларына Түбән Каманың әти-әниләре генә түгел, ә күрше шәһәрләрнең әти-әниләре дә ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International