Республика сәламәтлек үзәге белгечләре спорт оешмаларының методистлары һәм тренерлары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУда муниципаль спорт оешмалары белгечләре эшчәнлеген медицина белән тәэмин итү өлкәсендәге компетенцияләр буенча Zoom-конференция форматында беренче гамәли вебинар булды. Семинарны Иҗтимагый сәламәтлек үзәгенең спорт медицинасы бүлеге мөдире, КДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасының ассистенты Нияз Бикчурин үткәрде.

Вебинарда Татарстан Республикасының инструктор-методистлары, методистлары, тренерлары, медицина хезмәткәрләре катнашты. Фикер алышуга «Медицина эшчәнлеген тәэмин итүнең хокукый нигезләре», «Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү», «Спорт медицинасы һәм спорт гигиенасы нигезләре», «Табиб контролен үткәрү тәртибе һәм табибка кадәр медицина ярдәме күрсәтү ысуллары», «Шөгыльләнүче укучыларның сәламәтлегенә медицина контролен оештыруны бәяләүне уздыру» кебек темалар кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International