Буада магнит-резонанс томографиясе кабинеты ачылды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Буа РҮХ сырхауханәсендә магнит-резонанс томографиясе кабинетын ачтылар. Рәсми церемониядә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, «Буа РҮХ» ДАССУ баш табибы Рөстәм Сәмәрханов, хастаханә коллективы, шәһәр халкы катнашты.

Заманча медицина диагностикасы җайланмалары сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.  Яңа томограф табибларга күп кенә авыруларны, шул исәптән пневмония, онкология, артрозларны һәм башкаларны диагностикалау мөмкинлеген бирәчәк.

Татарстанда 2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 16 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International