Башкортстан опера һәм балет театрында Идел буе федераль округының иң яхшы белгечләре – җитлекми туган балаларны тәрбияләү өлкәсендә «Счастье на ладошке» («Кул учындагы бәхет») премиясе җиңүчеләре исемнәрен игълан ителде.
7 регионнан 49 катнашучы Уфага җиде номинациядә иң яхшы белгеч исеме өчен көрәшергә килде. Җиңүчеләрне Башкортостан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин рәислегендәге эксперт Советы сайлады.
«Ангел-неонатолог» номинациясендә икенче урынга Казан шәһәренең 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсенең яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлеге мөдире — табиб-неонатолог Агапова Ирина Валентиновна лаек булды.
«Ангел-хранитель» номинациясендә 3 урынны Чаллы шәһәренең «Бальзам +» җәмгыятенең инструктор-методисты Голубь Мария Сергеевна яулады.
Премиянең максаты - җитлекми туган балаларны тәрбияләүче белгечләргә ярдәм итү һәм аларның авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү.