Мамадыш районында «Земский доктор»программасы буенча дүрт табиб эшкә урнаштырылган

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Югары медицина белемле дүрт белгеч Мамадыш РҮХнә быел эшләргә килгән. Һәрберсе «Земский доктор»программасы буенча бер миллион сум күләмендә грант алды. Алар-югары уку йортын тәмамлаганнан соң үз практикасын башлап җибәрүче  онколог һәм уролог, Киров өлкәсеннән тәҗрибәле терапевт һәм Казаннан офтальмолог. Барысы да Мамадыш муниципаль районының административ үзәге сырхауханәсендә эшли. Барысына да хезмәт торагы бирелде. Грант алган һәр белгеч үз акчасын ничек тотачагын мөстәкыйль хәл итәргә хокуклы. «Земский доктор» программасы авыл җирлегендә эшләүче табибларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, өзлексез эшләүнең беренче өч ел дәвамында яңа килгән табиблар ай саен 1794 сум акча алачак. Акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының «сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү»региональ проекты кысаларында республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International