Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы алкогольне куллануның куркыныч нәтиҗәләре турында искә төшерә

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Алкогольне куллану кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, хәмер куллану үлемгә китерү куркынычы булган бер төркем кешеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

"Барлык хроник авырулар кискенләшә. Шикәр алышынуны бозлган шикәр диабеты булган пациентларга алкоголь эчү аеруча куркыныч. Чөнки алкоголь кулланган вакытта шикәрнең кискен сикерүе котылгысыз. Нәтиҗәдә, пациент үлергә мөмкин", - дип билгеләп үтте белгеч.

Алия Насыйбуллина кеше организмының теләсә нинди алкогольне агу кебек кабул итүен аңлатты. Токсиколог сүзләренчә, алкоголь белән агулану иң куркынычы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резедә Хаева татарстанлыларга бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекләрдән тыелырга киңәш итте.

"Татар-инфом" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International