Дини конфессияләр вәкилләре Чистай хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенең медицина хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды

2021 елның 24 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан Чистайның 2 нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә мөхтәсибәт һәм Чистай епархиясе вәкилләре вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең медицина персоналы белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 28 апреленнән 2нче шәһәр хастаханәсе базасында коронавирус йогышы булган пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү буенча вакытлыча йогышлы госпиталь эшли.

Дини конфессияләр вәкилләре авыр вакытта фидакарь хезмәтләре өчен барлык медицина хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга нык сәламәтлек,  барлык пациентларга тизрәк терелүләрен теләде.

Җавап сүзендә «Чистай РҮХ» ДАССУ баш табибы Рәис Мостафин һәм 2нче шәһәр хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы Гөлназ Хөснетдинова йогышлы авырулар госпитале эшенең бөтен чорында эчкерсез ярдәм күрсәткәннәре өчен руханиларга рәхмәт белдерде.

Очрашу ахырында дини конфессияләр вәкилләре вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең медицина хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International