Яңа ел алдыннан һәм Коткаручылар көне алдыннан Бөтенроссия коткаручылар корпусының Татарстан төбәк бүлеге активистлары Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсенең балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең яшь пациентлары өчен гадәти булмаган яңа ел котлавын оештырды. Җитди авырулардан дәваланучы балаларга бәйрәм кәефен күктән килгән Кыш Бабай бүләк итте. Балалар бик канәгать калды, алар өчен Кыш бабайның әкияттәге кебек күктән төшүе көтелмәгән хәл булды. Аларның күбесе очрашуга әзерләнде, бәйрәм костюмнарын киде.
– Безнең стационарда, кызганычка, җитди авырулар булган балалар ята, алар биредә озак, ким дигәндә ярты елга кадәр, ә бәлки бер ел да булырга мөмкин, - дип уртаклашты БРКХнең дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Светлана Сенек. - Әлбәттә, алар өчен биредә дәвалау да, көнкүреш тә, балаларга бу стационарда булу уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган.