Яр Чаллының 63 микрорайонында «7нче Шәһәр хастаханәсе» ДАССУ гомуми практика табибы офисы барлыкка киләчәк. Ул В.Поляков ур., 20 А (63/15) адресы буенча, торак йортның 1 катында урнашачак, дип планлаштырыла. Беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү республика программасы кысаларында бинаны капиталь ремонтлау һәм кабинетларны җиһазлау көтелә.