Азнакай шәһәрендә балалар поликлиникасын капиталь ремонтлау тәмамланды. Яңартылган бинаны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы-Советы рәисе Марсель Шәйдуллин, Азнакай РҮХнең баш табибы Илдар Шиһапов, ремонт эшләренә өлеш керткән предприятиеләр вәкилләре, сәламәтлек саклау ветераннары катнашты.
Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында алып барылды. Финанслау күләме РФ бюджетынан 34 млн. сум тәшкил иткән, 12 575 балага ярдәм күрсәтеләчәк.
Поликлиникага 2 машина беркетелгән. Транспорт шулай ук сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алынган.
2021 елда әлеге программа буенча 27 объектка (20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе,5 табиблык амбулаториясенә) капиталь ремонт ясалган.