Актанышта сырхауханәне ремонтлау төгәлләнде

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Актаныш хастаханәсе сырхауханәнең капиталь ремонттан соң икенче каты ачылды. Ул «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча үткәрелгән. Финанслау күләме 35 000 326,44 сум тәшкил иткән. Ачылышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина һәм баш табиб Айдар Рәфгать улы Хаев катнашты.

Поликлиникада терапия бүлеге, хирургия бүлеге, йогышлы авырулар бүлеге, тар белгечләр, хатын-кызлар һәм балалар консультациясе бар. Медицина ярдәмен гомуми практика табиблары 7 кеше, тар белгечләр 6 кеше, участок терапевтлары 3 кеше, урта медицина персоналы 57 кеше күрсәтә.

Медицина персоналының эше һәм пациентларны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Шулай ук сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында рентген компьютер томографиясе кабинеты җиһазландырылган һәм 22 млн.993 мең сумлык Anaton 16 HD рентген компьютер томографы урнаштырылган.

Быел Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 27 объектка капиталь ремонт ясалды: 20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиблык амбулаториясе төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International