А. С. Пушкин ис. 78 нче лицейның медицина профильле сыйныфының 10 «В» сыйныф укучылары Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәге пациентларын якынлашып килүче яңа ел белән котлады. Алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә травматология бүлегенең пациентларына баллы бүләкләр тапшырды.
Сүз уңаеннан, хәзер мәктәп укучылары-медиклар Кама балалар медицина үзәгенең бүлекләрендә практика уза.