Бүген Минзәлә шәһәрендә балалар поликлиникасы бүлеге ачылды. Ачылышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, «Минзәлә РҮХ» ДАССУ баш табибы Наил Мөбәрәкшин катнашты. Бинаны төзү бу елның июленнән башлап сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча барды. Бу максатларга федераль казнадан 144 миллион сум, республика бюджетыннан 36 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Элек балалар консультациясе стационарының беренче катында урнашкан иде. Реконструкциядән соң балаларны аерым 2 катлы бинада кабул итәчәкләр.
Фәрит Мөхәммәтшин Республикада сәламәтлек саклауны үстерү буенча федераль һәм республика дәүләт программалары уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. "Минзәләдәге яңа бинада балалар поликлиникасы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтелгән социаль бурычларны үтәүнең күрсәткеч нәтиҗәләренең берсе булып тора, - диде ул. - Күптән түгел без Биектау районында яңа поликлиника ачтык. Бу объектлар гражданнарның сәламәтлеген кайгыртуның арта баруын күрсәтә. Ышанам ки, бу учреждение балалар сәламәтлеген саклауга хезмәт итәчәк, ә медперсоналга биредә эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган".