Офтальмологлар һәм "ашыгыч ярдәм" табиблары хоккей уйнады

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

«Ак Бүре» боз аренасында проф. Е.В. Адамюк исем. Республика клиник офтальмология хастаханәсе һәм Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе командалары арасында Яңа ел кубогына хоккей буенча иптәшләрчә матч узды.

Командалар беренче минутлардан ук югары темпны алды һәм матч дәвамында аны киметмәде. Ике команда да бозга җиңү теләге белән чыкты. Матур, мавыктыргыч уен булды. Республика клиник офтальмология хастаханәсе командасы файдасына 5:4 исәбе белән тәмамланды. Уенчылар гына түгел, җанатарлар да ярыштан ләззәт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International