Алабуга табиблары яңа УЗИ аппараты ярдәмендә COVID-19 авырган пациентларның кан тамырларын тикшерәчәк

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Статистика буенча, йөрәк-кан тамырлары авырулары коронавирус кичергән кешеләрнең 70% тан артыграгында барлыкка килә. Ярты елдан соң да табиблар пациентларда аритмия, артериаль кан басымын, тромбозларны һәм башка җитди өзлегүләрне диагнозлый.

«Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» Федераль проекты, «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә Алабуга үзәк район хастаханәсендә брахиоцефаль кан тамырларын ультратавышлы тикшерүләр уздыру, транскраниаль тикшерүләр һәм транстаракаль эхокардиографияне башкару мөмкинлеге барлыкка килде.

Яңа заманча MyLab Х6 киң спектрдагы диагностик комплексы югары төгәллек һәм визуализация сыйфаты белән аерылып тора.

"Аппаратта йөрәк, кан тамырларын, аскы аяк-кул артерияләрен, брахиоцефаль артерияләрне (муен кан тамырларын) карарга була. Тромбалар үзенә игътибар таләп итә торган проблема булып тора, чөнки кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен зур куркыныч тудыра», - диде көндезге стационар мөдире, "Алабуга РҮХ"ДАССУ ультратавыш диагностикасы табибы Ләйсән Яркәева.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев йөкләмәсе буенча медучреждениедә предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 45 яшьтән өлкәнрәккә тикшерү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International