Яр Чаллының АМЯХ табиблары йөрәктә шешне алып, ашыгыч операцияне уздырды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Әле күптән түгел генә 34 яшьлек Регина гадәти тормыш рәвешен алып барды, балаларны тәрбияләде, үзе яраткан эшенә йөрде. Шуңа күрә Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә УЗИ ясаган табибларның Регина йөрәгендә шеш булуы турында хәбәр итүләре аны бик тетрәндерде.  Аннары хирурглар катнашында ашыгыч консилиум үткәрелде, дәвалау планы һәм ашыгыч операциягә тәкъдимнәр билгеләнде.

Белгечләр хирургик дәвалау турында карар кабул итә, чөнки бу шешнең сул йөрәк колакчынында урнашуы һәм аның зур булуы яшь ханымга инсульт яки артерия тромбозы куркынычы белән яный иде.

Кирәкле тикшерүне үткәргәннән соң пациентка АМЯХ кардиохирурглары командасы уңышлы операция ясады.

«Алар минем коткаручыларым!», ди Регина, ул АМЯХ табиблары командасына, алар арасында йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Якубов Рәмис Әнвәр улы, кардиохирург Потеев Мансур Али улы, кардиохирург Майоров Гарма Бадмаевич иң олы рәхмәтләрен белдерә.

Шеш кечкенә генә кисем аша алына.

Озак вакыт тернәкләнүдән соң, АМЯХнең медицина персоналына коткарылган тормыш өчен рәхмәтле пациент, ниһаять, яраткан гаиләсе янына кайта.

Хастаханә хезмәткәрләре, үз чиратында, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковка йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә диагностикалау чикләрендә республикада йөрәк һәм кан тамырларының УЗИларын үтәү буенча скрининг программасын тормышка ашырган өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International