Яңа ел алдыннан кышкы донор акциясе узды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан Республика кан үзәге «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә,  DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры хезмәткәрләре ярдәме белән кышкы донорлар акциясе уздырды.

Донор чарасын үткәрүдә волонтерлар һәм «Волонтер-медиклар» булышты.

Донорларны бүләкләр, тәм-томнар һәм мандарин белән каршы алдылар.

Кышкы донорлык акциясенә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Александрович Шәйхетдинов теләктәшлек күрсәтте.

Кан үзәге оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International