Республика балалар йортында Яңа ел концерты узды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Республика балалар йорты Яңа ел бәйрәме оештырды. Балалар йорты хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләде.

Хезмәткәрләр ел саен тәрбияләнүчеләр өчен яңа программа уйлап таба. Бу яңа елның тематикасы булып аэропортны көтү залы сайланды. Барлык концерт номерларын хезмәткәрләр балалар белән бергәләп уйлап тапты. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр курчак биюен башкарды.

Балаларны котларга балалар әкият һәм мультфильм геройлары: Карлсон, Карабас-Барабас, Баба Яга һәм аның командасы, ә аның белән бергә Марфушенька-душенька да килгән иде. Бәйрәм кунаклары мексикалылар һәм Кар кызларының бию төркеме булды.

Яңа ел бәйрәме ахырында балаларны котларга һәм бүләкләр тапшырырга Кыш Бабай һәм Кар кызы килде.

Балаларны Хәйриячеләр һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре котлады. Рәхмәт йөзеннән махсуслаштырылган балалар йорты директоры Алсу Надршина Рәхмәт хатлары тапшырды, ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Бәйрәм ахырында балалар әйлән-бәйлән уйнады, биеде, бүләкләр белән шатландылар һәм теләкләр әйтелде.

Бала йортында 4 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә. Аларның барысының да  төрле авырулар бар. Биредә балалар кирәкле медицина һәм тернәкләндерү ярдәмен ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International