Бүген Яшел Үзәндә «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУның 1нче номерлы балалар сырхауханәсе ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Балалар поликлиникасын төзү сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында алып барылды. Финанслау күләме-326, 1 млн. сум РФ бюджетыннан бүлеп бирелгән. 3441,40 кв. метр мәйданлы 3 катлы йорт ярты ел эчендә сафка бастырылды. Медучреждение заманча җиһазландырылган. Сырхауханә составына балаларны амбулатор-поликлиника кабул итү бүлеге, дәвалау-профилактика кабинетлары һәм сәламәт бала бүлеге, ДФК бүлеге, физиотерапия бүлеге керә. Беренчел медицина ярдәме шәһәр һәм районнан 11 меңнән артык яшь пациентка күрсәтеләчәк. Аларны 19 табиб һәм 63 урта медицина звеносы белгече кабул итәчәк.