Яшел Үзән балалар шәһәр хастаханәсенең 50 пациенты Яңа ел алдыннан стационарда калды. Балаларга тиз арада сәламәтләнүләрен теләп, сөендереп, «Бердәм Россия» вәкилләре бүләкләр белән килде. Балаларга татлы бүләкләрне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин тапшырды. Ул шулай ук медицина учреждениесе коллективын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.