Нурлат районының Иске Чаллыда табиблык амбулаториясе ачылды. Ул «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелде.
Авыл үзәгендәге табиб амбулаториясе заманча җиһазланган, амбоулатория стоматолог, гомуми практика табибы, табиб-консультантлар кабинетлары, көндезге стационар палатасы бар.